Яңа Чишмә районында каникуллар 29 октябрьдән башланачак
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә агымдагы уку елына каникуллар графигын раслаган.
Мәктәп укучыларының көзге каникулы 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк (8 көн). Бу көннәрдә 9 һәм 11 сыйныф укучылары өчен ДЙАга (дәүләт йомгаклау аттестациясе) әзерлек буенча консультацияләр узачак.
Кышкы каникул исә 28 декабрьдә башланачак һәм 8 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Беренче сыйныф укучылары өчен 20-26 февральдә өстәмә каникуллар каралган.
Язгы каникул 25 марттан 2 апрельгә кадәр булыр дип көтелә.
Җәйге каникул, гадәттәгечә, 1 июньнән башланып, 31 августта тәмамланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев