Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында «Нерест» операциясенә йомгак ясалган

ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә

Татарстанда ел саен «Нерест» операциясе үткәрелә, аның максаты - су биологик ресурсларын законсыз чыгару белән бәйле хокук бозуларны кисәтү.

«Нерест» операциясен үткәргән ай ярым вакыт эчендә Яңа Чишмә районында ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгече Вячеслав Ведякин җәмәгать ярдәмчеләре белән берлектә рейд чаралары үткәргән. Рейд барышында махсус саклана торган табигый территориядә – Шушма елгасында законсыз ятьмәләр урнаштыру ачыкланган.

 Аерым алганда, Шушма елгасыннан Ленино һәм Горшково авыллары арасындагы участокта законсыз кармак җебе тибындагы 10  ятьмә урнаштырылуы ачыкланган. Шул ятьмәгә эләккән балык чыгарылган һәм иреккә җибәрелгән. Ятьмәләр алынган һәм утильләштерелгән. Хокук бозучыларның кемлеге билгесез булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев