Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган сугышчы белән хушлаштылар
Черемухово Бистәсендә туып-үскән Павел Зубатов махсус хәрби операция барышында һәлак булган.
Черемухово Бистәсендә туып-үскән Павел Зубатов махсус хәрби операция барышында һәлак булган.
Павелны соңгы юлга озатырга күп кенә авылдашлары, район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, дуслары килгән иде.
Район башлыгы Вячеслав Козлов үз исеменнән туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
- Хәрби операциядә катнашып, Павел хәрби бурычын батырларча үтәде. Яраланып, госпитальдә дәваланганнан соң, кабат сугышчан иптәшләре янына кайта һәм батырларча һәлак була. Безнең өчен ул мәңгегә герой булып калачак. Мин Павелның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгыларын уртаклашам.
Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин һәм авыл халкы исеменнән Владимир Белоглазовлар да туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Бер минутлык тынлыктан соң Павел Зубатовны хәрби оркестр уйнавы белән соңгы юлга озаттылар. Зиратта аның хөрмәтенә өч тапкыр залп бирелде.





Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев