Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Красный Октябрь поселогыннан Рамил Исмәгыйлов хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була, ул үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнә.

18 июльдә Яңа Чишмәдә махсус операция барышында һәлак булган Рамил Исмәгыйловны соңгы юлга озаттылар. Аңа 42 яшь иде.

Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Рамилне соңгы юлга озатырга йөзләгән кеше, район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, авыл халкы килгән.

Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Район башлыгы Вячеслав Козлов районның барлык халкы һәм шәхсән үз исеменнән әти-әнисенең тирән кайгысын уртаклашты.

— Рамил Исмәгыйловның тормышы — Ватанга тугрылык һәм хезмәт итүнең ачык мисалы, ул Ватанны фидакарьлек белән яклады, хәрби бурычын батырларча үтәде һәм геройларча һәлак булды, — дип билгеләп үтте ул. -Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланачак. Якын арада Рамил укыган мәктәптә мемориаль такта урнаштырылачак. Мин аның туганнарының һәм якыннарының кайгыларын уртаклашам, аларга тиешле ярдәм күрсәтеләчәк.

ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин республика җитәкчелеге исеменнән Р. Исмәгыйловның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. 

— Бүген без чын герой белән хушлашабыз. Ул махсус операция барышында батырлык күрсәтте. Рамилнең әти — әнисенең кайгысын уртаклашам, сез чын герой тәрбияләп үстергәнсез, — дип мөрәҗәгать итте әти-әнисенә Чистай һәм Яңа Чишмә районнары хәрби комиссары Андрей Пичушкин һәм Рамилнең әнисенә Батырлык орденын тапшырды.

Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Туганнары исеменнән әти-әниләренә кайгы уртаклашу сүзләрен Рафик Мотыйгуллин да җиткерде.

Бер минутлык тынлыктан соң хәрби оркестр уйнавы белән Рамил Исмәгыйловны соңгы юлга озаттылар. Зиратта аның хөрмәтенә автоматлардан өч тапкыр залп яңгырады.

Яңа Чишмә районында СВО зонасында һәлак булган хәрби белән хушлаштылар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев