Яңа Чишмә районында «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабы узган
2 февральдә республика ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» дигән конкурсының зона этабы узган - ул безнең районда РМЙ бинасында үткән.
Республикада үз мәктәпләрен тәкъдир итү хокукы өчен 4 район көрәшкән.
Конкурс 3 этапта узган:
1 этап: «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсе;
2 этап: «Безнең тату сыйныф» визит карточкасы;
3 этап: Иҗади проектны яклау.
Һәр команда үткәрелгән жирәбә буенча чыгыш ясаган. Республика жюри әгъзалары һәр күргәзмә белән танышканнар, команда вәкилләренең мавыгулары, әти-әниләрнең сыйныф тормышында ничек катнашулары турында белгәннәр.
Безнең район беренче призлы урынны Чистай районы белән бүлешкән.
Яңа Чишмә гимназиясенең 7 сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм педагоглары тату сыйныф серләре белән уртаклашкан.
2 урында - Аксубай
3 урында - Чирмешән
Катнашучыларны котлыйбыз һәм республика этабында җиңүләрен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев