Яңа Чишмә районында терлекчелек мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә узды
Республикада «Татарстан Республикасы терлекчелеге - андагы торыш һәм перспективалар» темасына зона семинар - киңәшмәләре уза.
Шуларның чираттагысы безнең районда узды, анда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре һәм ветеринария берләшмәләре начальниклары, Кама аръягы зонасының 9 районының авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чара башланганчы кунаклар район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Предприятиеләр яңа нәтиҗәле технологияләр, җайланмалар, инструментлар, ветеринария препаратлары һәм азык өстәмәләре тәкъдир иттеләр.
Пленар өлеш башланыр алдыннан авыл хуҗалыгы оешмаларының иң яхшы хезмәткәрләрен Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр.
Җыелучыларга Вячеслав Козлов һәм Ленар Гарипов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Төп доклад белән Гөлүс Баязитов чыгыш ясады. Ул терлекчелектә 9 айга йомгаклар ясады, әлеге зона хуҗалыкларының проблемаларын күрсәтте һәм кышлату чорына бурычлар турында сөйләде.
«Безнең республика сөт җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында ныклы I урында тора. Төбәкләр арасында товарлыклы сөт җитештерүне арттыру буенча да республика алдынгы урында - көн саен 4700 тонна продукция җитештерәбез. Безгә күләмнәрне арттыру гына түгел, шулай ук терлекләрнең генетикасын яхшырту, үз селекциябез хисабына сыерларның продуктлылыгын арттыру өстендә җитди эшләргә кирәк», - дип ассызыклады Гөлүс Баязитов.
Яңа Чишмә районының «Закрома» ҖЧҖ сөтчелек комплексы мисалында видеофильм күрсәтелде, анда әлеге комплекста терлекләрне ашату, карау һәм үрчетүнең алдынгы технологияләре тәкъдим ителде. АПК предприятиеләренең биологик иминлеген саклауга анализ һәм аны арттыру буенча тәкъдимнәр белән Габделхак Мотыйгуллин чыгыш ясады.
Семинар-киңәшмә кысаларында шулай ук АПК предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре яшь терлекләрне үстерүнең яшерен потенциалы, яңа бозаулаган сыерларда матдәләр алмашы бозылу һәм терлекчелектә нәтиҗәлелекне арттыру өчен ясалма интеллект куллану мәсьәләләре буенча чыгыш ясадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев