Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында техник караулар дәвам итә

Яңа Чишмә районы авыл җирлекләрендә физик затларның тракторлары, үзйөрешле машиналары һәм тагылмаларына еллык техник караулар дәвам итә.

2024 елның 16 маеннан алып 23енә кадәр техник караулар Акбуре, Буревестник, Красный Октябрь, Архангел, Тубылгытау, Әдәмсә, Ленино, Зирекле һәм Екатерина авыл җирлекләрендә үткән. 

Тикшерү барышында тракторларның техник торышы, тышкы яктылык приборларының төзеклеге, янгын сүндерү һәм медицина ярдәме күрсәтүнең беренчел чаралары белән комплектлануы, теркәү документлары һәм хуҗаларында тиешле категорияле тракторчы - машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелгән. Шулай ук узган елда Татарстан Республикасы буенча үзйөрешле машиналар катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелгән.
Барлык торак пунктларда да хуҗалар техниканы тиешенчә әзерләгәннәр.

Рәис Хисмәтуллин - Яңа Чишмә районы буенча Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев