Яңа Чишмә районында техниканы кышкы саклауга кую
Техниканы саклауга кую - эш чоры булмаган вакытта машиналарга зарарлы йогынтыларны булдырмый калу өчен оештыру һәм техник чаралар комплексы ул.
Дөрес саклау машиналарның сакланышын тәэмин итә, аларны ремонтлау чыгымнарын киметә. Әгәр сезонлы эшләр беткәч, машина тиешенчә саклауга куелмаган булса, ул эксплуатацион ресурсларның 25 %ын югалта, бу галимнәр-инженерлар тарафыннан фәнни яктан расланган.
Бүгенгесе көнгә азык җыю, ашлык җыю һәм башка техника төзек, эш торышы хәлендә булса һәм тагын бер урып-җыю сезонын үткәрергә әзер икән, саклауга дөрес куелмау сәбәпле, киләсе сезон башына кыйммәтле запас частьләрне (чылбырлар, подшипниклар, гидрошланглар, каешлар, резина, гидроциллиндрлар, сальниклар һ.б.) сатып алу шактый финанс чыгымнары таләп итәчәк.
Көзге юлсызлык башланганчы, барлык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләргә кыр эшләреннән азат ителгән техниканы кую урыннарын чистартырга, әзерләргә һәм ГОСТ таләпләренә туры китереп саклауга куярга кирәк. Шулай ук машина-трактор парклары территорияләрендә һәм ремонт остаханәләрендә тәртип урнаштырырга кирәк.
Районда ел саен «Козлов В.А.», «Козлов А. Е.» КФХларында, «АгроРаздолье» ҖЧҖдә техника тиешенчә саклауга куела һәм бу барлык агротехник эшләрне вакытында башкару һәм югары уңыш алу рәвешендә үз нәтиҗәләрен бирә.
Бүгенге көндә барлык авыл хуҗалыгы оешмаларында да бу юнәлештә эшләр бар әле. Техник культураларны җыештыручы комбайннардан һәм туңга сөрүдә мәшгуль тракторлардан тыш, калган барлык авыл хуҗалыгы техникасын тиешенчә кышкы саклауга куярга кирәк.
Рәис Хисмәтуллин, Гостехнадзорның район бүлеге начальнигы


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев