Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районында - ВИЧ-инфекцияле 18 кеше

2023 ел башына Яңа Чишмә районында ВИЧ-инфекцияле 18 кеше диспансер исәптә тора. Алар арасында 9 ир-ат һәм 9 хатын-кыз, шуларның өчесе районнан читтә яши. Авыруларның яше - 18 яшьтән 59 яшькәчә.

Бер хатын-кыз йөкле һәм узган ел шушы инфекция белән зарарланган ике хатын-кыз сәламәт балалар тудырган. Бер авыру 2022 елда үлгән.

Инфекцияле кешеләрнең 12се антиретровирус терапиясен ала.

2022 ел дәвамында ВИЧка 2700 кеше кан тапшырган, бу бөтен халыкның 20,3 %ын тәшкил итә.

Яңа Чишмә РҮХнә халыкны ВИЧ-инфекциягә тикшерү дәрәҗәсен арттырырга, диспансеризация узганда ВИЧ-инфекцияне тикшерү мөмкинлеге турында гражданнарга актив рәвештә мәгълүматлар җиткерергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев