Яңа Чишмә районындагы электр подстанциясендә янгын чыккан
8 октябрьдә Татарстанның Яңа Чишмә районында Архангел Бистәсе янындагы электр подстанциясендә янгын чыккан.
Янгын турында хәбәр иртәнге сәгать уннар тирәсендә килеп ирешкән. Янгынны сүндерүгә Яңа Чишмә янгын-коткару гарнизоны хезмәткәрләре барган. Алар 20 кв. метрлы мәйданда якынча 15 тонна күләмендәге май януын ачыклаганнар. Подстанция уттан өзелгән булган.
11 сәгать 14 минутта янгынны сүндергәннәр. Янгынның сәбәбе ачыклана. Һәлакәт нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр юк, йортлар һәм социаль әһәмиятле объектларда утны өзмәгәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев