Яңа Чишмә районыннан мобилизацияләнгән сугышчы гаиләсендә игезәкләр туган
Тубылгы Таудан мобилизацияләнгән сугышчы Булатның хатыны Анастасия игезәк-кызлар алып кайткан.
Казан шәһәренең перинаталь үзәгеннән аны туганнары һәм якыннары, район башлыгы урынбасары Надежда Попкова, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова, Яңа Чишмә районында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Светлана Мартышовалар каршы алган.
Алар әни кешене кызлары туу белән котлаганнар, аларга сәламәтлек һәм бәхет теләгәннәр. Район башлыгы исеменнән Надежда Попкова яңа туган балаларга балалар комбинезоннары бүләк иткән, шушы көннәрдә гаиләгә ике урынлы балалар коляскасы да бүләк ителәчәк.
Булат хатынын кызлары туу белән телефон аша котлаган, аларга Зарина һәм Ясмина исемнәре кушылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев