Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының актив волонтерлары форумда катнашканнар

Районның иң актив волонтерлары Татарстанның иң актив һәм максатчан волонтерлары өчен оештырылган форумда катнашканнар.

Баштан чарада катнашучылар волонтерлык эшчәнлегенең кайбер юнәлешләре белән танышканнар. Аннары лекцияләр тыңлаганнар, практик күнекмәләрне үзләштергәннәр, үзләрен кызыксындырган сорауларны биргәннәр. Kazan volunteers, медицина волонтерлары, донор - волонтерлар һәм коткаручыларның Бөтенроссия студентлар корпусы вәкилләре үз белемнәре белән уртаклашканнар.
Аннан соң яшьләр эшләре министры урынбасары Алла Кондратьева, «АНО ГТО комплексын кертү департаментының генераль директор урынбасары, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» проекты җитәкчесе Александр Карпов һәм АНО «ИРЦД ТР» башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшиннар белән галстукларсыз очрашу узган.  
Чара формаль булмаган шартларда үткән. Кунаклар үзләре дә волонтер булганнар һәм бу катнашучыларны кызыксындырмыйча калмаган. Чара регионда волонтерлык хәрәкәтен формалаштыру һәм республикада аны үстерүнең төп векторлары турында фикер алышу өчен үткәрелгән.
Өч көн дәвамында республиканың волонтерлар җәмгыяте эшенә гомуми нәтиҗәләр ясалган һәм киләчәктә ирекле ярдәмчелекне үстерү планнары турында дискуссия сессияләре уздырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев