Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының алдынгы фермерларына кубоклар тапшырылды

Авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм АҖ башлыклары белән үткәрелгән чираттагы киңәшмәдә агымдагы елның 11 аенда терлекчелектәге эш йомгаклары буенча фикер алыштылар. Киңәшмәне район башлыгы Вячеслав Козлов үткәрде.

11 айлык эш нәтиҗәләре турындагы мәгълүматлар белән район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Леонид Богомолов чыгыш ясады.

-Кызганычка каршы, 11 ай нәтиҗәләре куандырмый, - диде ул. - Барлык күрсәткечләр дә узган ел дәрәҗәсеннән түбәнрәк. МЭТ - 14405 баш (2021 ел дәрәҗәсенә карата 93%), атлар - 881 (99%), сарыклар саны - 1340 баш. «Агро-Основа» ҖЧҖдә (882 баш), «Козлова М.И.», (373 баш), «Зубов А. В.» КФХларда (145 баш) һәм «Закрома» ҖЧҖдә (127 баш) МЭТнең баш саны кимүгә юл куелган.

-Әгәр дә терлекләрнең баш саны узган ел күрсәткечләреннән кимрәк булса, бернинди субсидия дә булмаячак. Ә агымдагы елда алар шактый булды - 130 млн. сумнан артык, - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Ат үрчетүгә дә аерым игътибар юнәлтергә кирәк, республика җитәкчелеге тарафыннан бу тармакка субсидияләр һәм башка ярдәм күрсәтеләчәк.

Савылган сөт күләме - 22519 тонна (2021 ел дәрәҗәсенә карата 92%), бозаулар үрчеме - 4139 баш (77%) тәшкил иткән.

Бер уңай момент - сөтнең бәясе 32,16 сум/кг тәшкил итте, ә бу 2021 ел дәрәҗәсеннән 6,1 сумга артыграк. Шуңа күрә сөт җитештерүне арттыруда мәгънә бар - бәяләр яхшы.

Чыгыш ясаучы шулай ук терлекләрне ашату мәсьәләсенә дә тукталды. Агымдагы елда азыкны җитәрлек әзерләгәннәр. Терлекләрнең ихтыяҗын белү, азыкның туклыклысын бирү һәм тиешле рационнар төзү терлекнең ашавын контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. «Закрома» ҖЧҖдә шулай эшлиләр дә - 600 сыердан көн саен яхшы бәя белән 10 тоннадан артык югары сыйфатлы продукция саталар.

- Калганнарга нәрсә комачаулый? Кайбер хуҗалыкларда, хәтта терлек азыгының сыйфатын да, туклыклылыгын да билгеләмәгәннәр, технология үтәлми, минераль өстәмәләр дә юк, барысы да искечә. Көн саен берәр тоннага якын сөт сатып, дистәләгән еллар фермерлык белән шөгыльләнүдән ни мәгънә? Үсеш тә, үрчем дә юк, дип урынлы билгеләп үтте Вячеслав Козлов. - Өстәвенә, мондый фермерлардан НДФЛ керемнәре дә бик аз. 41 млн. сумның 17 млн. сумы - «Агро - Основа» ҖЧҖ өлешенә, 13е – «АгроРаздолье» ҖЧҖгә, 5се - «Закрома» ҖЧҖгә туры килә. Бу хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы да 35-40 мең сум, ә «АгроРаздолье» ҖЧҖдә - 53 мең сумнан артык.

Аннары киңәшмәдә ветеринария берләшмәсе начальнигы Андрей Никитин үткәрелгән ветеринария чаралары турында сөйләде. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы, җир пайларын арендалау һәм Яңа елга әзерлек мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Ноябрь нәтиҗәләре буенча «Игенче» ҖЧҖ (җитәкчесе Раил Вәлиуллин), «Гарифуллин И. И.» һәм «Муратова Т. Н.» КФХлары терлекчелек продукциясен җитештерү буенча лидерлар дип табылды. Вячеслав Козлов аларга күчмә кубоклар тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев