Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының барлык мәктәпләрендә «Без срока давности» дип аталган бердәм дәрес булып узган

19 апрельдә Бөек Ватан сугышы елларында совет халкына нацистлар һәм аларның ярдәмчеләре тарафыннан геноцид булу истәлегенә Бердәм гамәлләр көне билгеләп үтелә.

Тарихи хакыйкатьне саклап калу һәм нацизмның яңадан торгызылуына юл куймау - әлеге көннең төп максаты, ул бөтен Россия буенча билгеләп үтелә.
Яңа Чишмә урта мәктәбендә һәрвакыт бу көнне чаралар комплексы үткәрелә. Уку көненең иртәсе мәктәп радиосы аша тарихи датага багышланган мәгълүмати хәбәр җиткерү белән башланып киткән. 
Диктор хәбәр иткәнчә, нәкъ менә 1943 елның 19 апрелендә СССР Югары Советы Президиумының. «Совет граждан халкын һәм әсирлеккә эләккән кызылармиячеләрне үтерүдә һәм җәзалауда гаепле булган немец-фашист явызларына, шпионнарга, совет гражданнары арасынннан Ватанга хыянәт итүчеләргә һәм аларның ярдәмчеләренә җәза чаралары турында»гы 39 нчы Указы чыгарыла.
Мәктәп китапханәсендә китаплар һәм журналлар күргәзмәсе оештырылган. Югары сыйныф укучылары арасында «түгәрәк өстәл»  оештырылган, анда чын вакыйгаларга нигезләнгән «Мальчик в полосатой пижаме»  нәфис фильмы турында фикер алышу булган.
Балалар өлкәннәрнең балаларга карата мәрхәмәтсезлеге һәм сугыш вакытында халыкны фаҗигале тормышы турында сөйләүче тарихи кинотасмадан бик нык  тәэсирләр алганнар.
Башлангыч сыйныфларда «Һәрвакыт кояш булсын» рәсемнәр күргәзмәсе, ә 5-6 сыйныф укучылары арасында шигырьләр конкурсы оештырылган.
Уку көне мәктәп радиосыннан тынычлык, халыклар дуслыгы һәм бәхетле балачак турындагы җырларны тыңлау белән тәмамланган.
Бердәм гамәлләр көнендә үткән чараларда районның 1357 укучысы катнашкан.
Фотоларда: Яңа Чишмә гимназиясендә һәм Яңа Чишмә урта мәктәбендә Бердәм гамәлләр көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев