Яңа Чишмә районының барлык сайлау участокларында да эш кайный
Районның барлык 27 сайлау участогында да сайлаучыларның байтак килүе күзәтелә.
Иртәнге сәгать 10га инде 1595 сайлаучы тавыш биргән. Безнең районда барлыгы 10210 сайлаучы теркәлгән.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү 3 көн дәвамында — 15-17 мартта иртәнге 8дән 20:00гә кадәр барачак.
Тавыш бирү барышын 120 күзәтүче күзәтә, җәмәгать тәртибен полиция хезмәткәрләре саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев