Яңа Чишмә районының ЮХИДИ хезмәткәрләре «Тоннель» чарасына йомгак ясаганнар
Профилактик чара 25 июльдә узган иде
Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы буенча ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов кичә, 25 июльдә уздырылган «Тоннель» профилактика чарасы нәтиҗәләрен хәбәр итә.
«Үткәрелгән «Тоннель» операциясе барышында 15 кагыйдә бозу очрагы ачыкланган, алар буенча беркетмәләр төзелгән.
-РФ КоАПның 12.21 ст. буенча (йөкне капламыйча ташу) -7 очрак;
-РФ КоАПның 11.23.1 ст. буенча (тахографсыз йөрү)- 4 очрак;
-12.6 ст. буенча (иминлек каешын эләктермәү) - 2 очрак;
-12.12 ст. 4 ч. буенча (узып китү кагыйдәләрен бозу) -1 очрак;
- 12.36 ст. 1 ч. буенча (транспорт чарасы белән идарә иткәндә телефоннан сөйләшү)- 1 очрак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев