Яңа Чишмә районының көмеш волонтерлары Инвалидлар һәм картлар өчен интернат-йортта булганнар
4 декабрьдә Яңа Чишмә муниципаль районының көмеш волонтерлары Интернат йортта булганнар.
Волонтерлар анда яшәүчеләр белән бергә җырлар җырлаганнар, биегәннәр, ике мастер-класс үткәргәннәр. Бергәләп чыршы ботакларын кәгазьдән ясаган кошлар белән бизәгәннәр.
Волонтерлар үзләре белән тәм-томнар алып килгәннәр. Көмеш волонтерлар белән бергә «Ландыш» балалар бакчасында йөрүче балалар дә чыгыш ясаганнар. Алар шигырьләр сөйләгәннәр, җыр җырлаганнар, үз куллары белән ясалган кул эшләнмәләрен һәм төсле карандашлар бүләк иткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев