Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының мәктәп яны лагерьларында 374 бала ял итәчәк

Яңа Чишмә районында 1 июньнән 21 мәктәп яны лагеры ачылачак.

Чыганак хәбәр иткәнчә, мәктәп яны лагерьларында (шуларның 7 се  хезмәт һәм ял лагерьларында) 374 укучы ял итәчәк. Мәктәп яны лагерьларында смена 21 көнгә исәпләнгән, ә хезмәт һәм ял лагерьларында - 18 көн.

Балалар өчен төрле танып белү, иҗади, күңел ачу, спорт чаралары булдырылган. Алар экологик, патриотик һәм башка тематик чараларда катнаша алачак.

 

Оештыручылар һәм җаваплы затлар алдында шулай ук балаларның лагерьларда имин тору бурычы куела. Шуңа күрә лагерьлар ачылган көнне балалар белән янгын куркынычсызлыгы, суда һәм юлларда куркынычсызлык буенча профилактик дәресләр үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев