Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмә районының вокаль халык коллективлары Азнакайда фольклор фестивальдә катнашканнар

8 июльдә Азнакай районының Чатыртау тавында төрки халыкларның традицион Халыкара халык иҗаты «Чатыр тауда җыен» фестивале узган.

Ел саен Татарстанның иң биек тавы Чатыр-тауда фестивальгә Россиянең төрле төбәкләреннән төрки халыклар җыела. Быел Азнакай районы үз җирендә фольклор ансамбльләрен, хореография коллективларын, Азнакай, Әлмәт, Актаныш, Әтнә, Арча, Баулы, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Саба, Сарман, Тукай, Чирмешән районнары, Яр Чаллы шәһәре, Башкортостан Республикасы, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән һәвәскәрләрне җыйган.

Чара традицион рәвештә «Чатыр тау жиле» дип аталган театральләштерелгән тамашадан башланган. 

Чатыр тау итәгендәге мәйданда төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган төрле исемдәге мәйданчыклар оештырылган. Шулай ук биредә декоратив-кулланма иҗат осталары эшләренең күргәзмәләре дә тәкъдим ителгән. Бәйрәм кунаклары милли уеннарда, мастер-классларда катнашканнар, традицион милли ашлардан авыз иткәннәр.

Фестиваль фольклор коллективларның чыгышы белән дәвам иткән. Коллективлар Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнгәннәр. Алар арасында Чаллы Башының «Талир тәңкә» коллективы һәм Тубылгы Тауның «Ак калфак» ансамбле дә бар.

Чатыр тау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев