Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә спорт мәктәбе коллективы үз коллегаларына рухи һәм матди ярдәм күрсәтүне дәвам итә

Узган елның көзендә Украинадагы махсус хәрби операция зонасына спорт мәктәбендә эшләүче өч тренер мобилизацияләнде.

Спорт мәктәбе коллективы үз коллегаларына финанс яктан булышуда бердәмлек күрсәтә. Коллективта ир-егетләргә акча җыю һәм тапшыру буенча җаваплы кеше билгеләнгән. Бу спорт мәктәбе директоры урынбасары Наталья Панасенко, аның да улы мобилизацияләнгән һәм хәзергесе вакытта СВО зонасында.

Тренерлар җыелу пунктында булган чорда Наталья Ивановна хәрби хезмәткәрләр янына барган, аларга финанс ярдәм чаралары һәм тәм-томнар тапшырган. Яңа ел алдыннан спорт мәктәбе коллективы көче белән егетләргә кирәкле әйберләр һәм азык-төлек сатып алу өчен акча җыелган һәм тапшырылган. Коллегалары - хәрбиләргә ярдәм күрсәтү киләчәктә дә дәвам итәчәк. Спорт мәктәбе коллективы үз хезмәттәшләренең исән-сау кайтуларын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев