Яңа Чишмә табиблары булачак ананы һәм баланы да коткарганнар
Табиблар командасының җайга салынган эше тиз арада коткару операциясен үткәрергә ярдәм иткән
Яңа Чишмә хатын-кызлар консультациясе пациентының бу — дүртенче йөклелеге. Өч баласын ул уңышлы гына тудырган һәм бу юлы да бала табу процессы яхшы үтәр дип өметләнгән.
5 июльдә йөкле хатын-кыз район үзәгенә — КФҮгә килә, анда ул корсагында көчле авырту сизә, әмма ашыгыч ярдәмне чакырмый, ә поликлиникага үзе бара. Табиб-гинеколог Елена Батурина 9 сәгать 45 минутта пациентканы тикшерә һәм баланың иртәрәк туачагын аңлый. Шуңа өстәп, бала аягы белән аска таба урнашкан була.
«Йөклелекнең 31 нче атнасында килеп чыккан мондый күренеш баланың сәламәтлегенә һәм хатын — кызның үзе өчен дә куркыныч тудыра», — дип сөйли Елена Николаевна. Табиблар ана һәм сабыйның гомерләрен саклап калу максатыннан, ашыгыч рәвештә кесарь кисеме операциясен үткәрү турында карар кылалар.
Кыска вакыт эчендә операция бүлмәсе әзерләнә, медиклар бригадасы җыела. 10 сәгать 27 минутта наркоз ясалганнан соң, булачак ананың корсагын кисеп, 5 минут эчендә баланы алалар.
Авырлыгы 1 кг 610 г, буе 42 см булган нәни кыз дөньяга килә. Табиб-педиатрлар аның тугандагы хәлен 4 −5 баллга бәялиләр. Димәк, бала тере, ләкин йөклелекнең бу чорында аның сулыш системасы тиешенчә әзер түгел, дигән сүз. Табиблар өчен бу хәл алдан ук билгеле була һәм операция алдыннан хатын-кызга баланың сулыш системасына уңай йогынты ясый торган укол ясала.
«Апгар шкаласы буенча яңа туган бала өчен норма — 7-10 балл дип санала. Әлеге балларның күләме 5 мөһим күрсәткечтән гыйбарәт: йөрәк тибеше, сулыш алу, мускуллар тонусы, тиренең төсе һәм рефлекслар», — дип аңлатты безгә табиб-педиатр Алсу Алукаева.
Чакыртып алынган реаниматолог-неонатологлар бригадасы кызчыкны Әлмәткә алып киткән, анда дәвалау курсы узганнан соң бала тиешле гәүдә авырлыгын җыячак.
Әни кешегә килгәндә, аны әле тагын 6 сәгать дәвамында транспорт белән алып китәргә ярамаган һәм ул Яңа Чишмә РҮХдә күзәтелгән, ә соңрак Әлмәт район хастаханәсенең перинаталь үзәгенә күчерелгән. Хәзер ул аннан чыгарылган һәм инде РҮХдә кабул итүдә булган, анда операциядән соңгы чорның нормаль баруын билгеләп үткәннәр.
Яңа Чишмә медиклары командасының җайга салынган эше коткару операциясен тиз арада үткәрергә мөмкинлек биргән. Анестезиолог Равил Алукаев һәм анестезия шәфкать туташы Наталья Зубовалар үз эшләрен яхшы башкарганнар.
Аннан соң хирург Александр Батурин һәм операциядә катнашучы шәфкать туташы Светлана Толстова, табиб-гинеколог Елена Батурина һәм өлкән акушерка Ирина Кәбироваларга да чират җиткән — аларның үз эшләренә җаваплы караулары, операциянең уңышлы үтүенә зур өлеш керткән, мәсәлән Ирина Кәбирова пациентны караганнан соң, баланы эчтән алганчы, сабыйны аякларыннан тотып торган.
Бала туганнан соң, аның белән табиб- педиатрлар Алсу Алукаева һәм Андрей Каиргельдиновлар шөгыльләнгән. Бала табучы хатынның һәм баланың гомерләрен саклап калуда шәфкать туташы Наталья Белянина һәм санитаркалар Ирина Бочарова һәм Галина Мөдәрисовалар да катнашкан.
Яңа Чишмә РҮХ табиблары пациентларның сәламәтлеге өчен даими көрәшәләр, әмма бу — медицина ярдәменең беренче дәрәҗәсен күрсәтү учреждениесе өчен гадәти булмаган хәл.
«Беренче дәрәҗә ярдәм күрсәтү учреждениеләренә — бала тудыру йортлары булмаган хастаханәләр керә. Бездә бала тудыру залы бар, анда без ашыгыч рәвештә бала тудыручыларны гына кабул итә алабыз. Без бала табучы хатын-кызларның барысын да (100%) икенче дәрәҗә учреждениеләргә җибәрергә тиеш, безнең өчен бу — Чистайдагы РҮХ. Әлеге хатын-кызны без зур куркыныч янаганда ярдәм күрсәтергә тиешле өченче дәрәҗә учреждениесенә — Казанга җибәрергә тиеш идек», — ди Елена Батурина.
— Шулай итеп, сез өченче дәрәҗә хастаханә эшен башкаргансыз инде, алайса?
— Әйе, шулай килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев