Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ТКХда тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга техник карау булып узган

Оешмада барлыгы 6 берәмлек техника тикшерелгән.

26 июльдә баш инженер Николай Пузиков җитәкчелегендәге механизаторлар машиналарны техник карауга әзерлекне намус белән башкарганнар. Техник карауга барлыгы 6 берәмлек техника куелган. Бу хакта редакциягә Яңа Чишмә районы буенча Гостехнадзор начальнигы Рәис Хисмәтуллин хәбәр итте.  

- Техник карау барышында тракторчы-машинистларда тиешле категорияле  таныклыклар булуы, идарә итү органнарының һәм яктылык приборларының техник төзеклеге, теркәү документларының булуы тикшерелде. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча тракторлар һәм үзйөрешле машиналар катнашындагы ЮТҺләр турында мәгълүмат җиткерелде. Техник карау нәтиҗәләре буенча барлык машиналар да файдалануга әзер булу турында таныклык алачак, - дип яза ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев