Яңа Чишмә укучылары юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйлар
«Юл билгеләре илендә» дип аталган уеннарда һәм викториналарда кагыйдәләр яхшырак үзләштерелә
27 гыйнварда Яңа Чишмәнең урта һәм башлангыч мәктәпләрендә профилактик чаралар кысаларында юл-транспорт травматизмын кисәтү, ЮХКен кабатлау һәм истә калдыру максатыннан «Юл билгеләре илендә» дигән танып белү викторинасы үткәрелгән. Анда шушы мәктәп укучылары катнашкан.
Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүләрен күрсәткәннәр.
Викторина ахырында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мөһим дигән нәтиҗәгә килгәннәр, чөнки бу кагыйдәләр аларның гомерләрен саклап калырга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев