«Яңа Чишмә — уңыш территориясе»: «Факел» лагеры базасында яшьләр өчен актив мәктәбе дәресләре узган
2022 елда Яңа Чишмә «Форпост» үзәге «Яңа Чишмә — уңыш территориясе» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыру өчен ТР Яшьләр эшләре министрлыгы грантын откан иде.
12-14 августта «Факел» балалар сәламәтләндерү лагеры базасында грант акчаларына 14 −17 яшьлек яшүсмерләр өчен патриотик тәрбия һәм хокук бозуларны профилактикалау темасына актив мәктәбе дәресләре узган.
— «Яңа Чишмә — уңыш территориясе» актив мәктәбендә үткәрелгән өч көнебез ахырына якынлашты, — дип хәбәр итте редакциягә «Форпост» үзәге директоры Дарья Селиверстова.
Өч көн дәвамында яшүсмерләр илебез, районыбыз һәм киләчәгебез файдасына яңа белем туплаганнар.
Шушы көннәрдә командада үзара эш итү, аралашуда психологик киртәләрне җиңү һәм халык алдында чыгыш ясаудан куркуны ничек җиңәргә кирәклеген аңлата торган байтак тренинглар, лекцияләр һәм тактик уеннар үткәрелгән.
Чарада катнашучылар өчен Казанның «Форпост» республика үзәге спикерлары чыгыш ясаган, алар яшьләр өчен башка шәһәрләрдә нинди мөмкинлекләр барлыгы, активистларның нинди өстенлекләргә ия булулары турында сөйләгәннәр, грантта катнашу өчен гаризаларны ничек дөрес рәсмиләштерү кирәклеген аңлатканнар һәм актуаль грантлар белән таныштырганнар.
Моннан тыш, яшүсмерләр белән Чистай шәһәреннән алып баручы да «эшләгән», ул балаларны бер команда булырга, бер-берсен тыңларга һәм үз командалары өчен көрәшергә өйрәткән, күңел ачулар оештырган һәм тренинглар үткәргән.
Соңгы көндә командалар арасында интеллектуаль уен узган. Уен мавыктыргыч булган һәм анда җиңүчеләр призлар белән бүләкләнгән.
Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм ТР Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков балаларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иткәннәр.
Актив мәктәбе ябылыр алдыннан Яңа Чишмә яшьләренә дә үз проектларын һәм актив мәктәбе ярдәмендә барлыкка килгән яңа идеяләрен яклап, чыгыш ясарга мөмкинлек биргәннәр.
Фикер алышканнан соң, иң яхшы 3 проект сайланган, болар: ирекле юнәлештәге «Без бергә», патриотик юнәлештәге «Мәңгелек хәтер» һәм экологик юнәлештәге «Триэкотлон» проектлары.
Авторларга үз идеяләрен тормышка ашыру өчен район башлыгы премиясенә сертификат тапшырылган. Моннан тыш, проектларны иң яхшы тормышка ашырулар өчен дә бүләкләр каралган.
Яшьләребезгә ачык, кыю һәм максатчан булулары өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев