Яңа Чишмә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларының утырышы узган
2022 елның 25 ноябрендә Яңа Чишмә урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучыларыннан торган иҗат төркеме белән «Табигый-фәнни грамоталылык: уңышка юл» дигән темага утырыш уздырылган.
Башлангыч сыйныф укытучылары: Л. Н. Суворова, О. В. Козлова, В. Н. Козлова, Т. Л. Глинина һәм Л. П. Аверьяновалар ачык дәресләр үткәргән. Тәкъдим ителгән дәресләрне караганнан соң, утырышта катнашучылар аларның уңай якларын билгеләгәннәр һәм методик тәкъдимнәрен биргәннәр.
Утырыш кысаларында О. П. Холина, Р. М. Успанова, Г. Р. Нурхамәтова, О. С. Колесникова әлеге тема буенча төрле алымнар һәм технологияләр куллану тәҗрибәләре белән уртаклашканнар.
Н. В. Шолгина электрон белем бирү ресурсларын куллану буенча мастер-класс күрсәткән, коллегаларына Казанда квалификация күтәрү курсларын узу барышында алган белемнәре турында сөйләгән.
Утырышта катнашучылар тәкъдим ителгән барлык дәресләрне һәм мастер - классларны югары бәяләгәннәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев