Яңа Чишмә үзәк китапханәсендә «Блокадалы Ленинград кайтавазы» акциясе узган
27 гыйнварда Ленинград блокадасы өзелүгә 80 ел.
Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын күз яшьләреннән башка искә төшерү мөмкин түгел, алар илебез тарихында героик һәм шул ук вакытта фаҗигале эзләр калдырган. Ленинград блокадасы шул вакыйгаларның берсе булып тора, ул 900 көн һәм төн дәвам иткән, ул чорда Ленинград халкы үлем, ачлык, салкыннар, бомбежкалар, өметсезлек һәм батырлык белән очрашкан.
Куркыныч көннәр шәһәрдә 1941 елның 8 сентябреннән башлана һәм 1944 елның 27 гыйнварында гына бетә.
— Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итүнең 80 еллыгы алдыннан Үзәк китапханәдә «Блокадалы Ленинград кайтавазы» акциясе узды. Бу акция күңел җылысын бүләк итеп, тарихи вакыйгаларны истә тоту, буыннан-буынга җиткерү, дип яза редакциягә китапханә хезмәткәре Ирина Косова.
— Балалар Ленинград камалышын бетерү турында күп нәрсәләр белделәр һәм Блокадалы Ленинградта яшәүче хатын-кыз турында «Корочка хлеба» дигән видеофильм карадылар.
Чара ахырында акциядә катнашучыларга «блокада икмәге» зурлыгында кечкенә генә ипи кисәге өләштеләр. 125 грамм ипи кисәге — блокадалы Ленинград символы. 1941/1942 елның кышында — блокаданың иң авыр чорында нәкъ менә шундый нормада икмәк бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев