«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы инде икенче ел рәттән «Гаилә һәм Россиянең киләчәге — 2023» конкурсының финалына чыга
Быел Андрей Первозванный Фонды тарафыннан оештырыла һәм ел саен үткәрелә торган «Гаилә һәм Россиянең киләчәге — 2023» Бөтенроссия конкурсына журналистлар һәм медиа-тикшеренүчеләрдән 544 гариза кергән.
Гаризалар кабул итү 2023 елның апрель аенда башланган иде. Конкурсны Андрей Первозванный Фонды, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты, «Истоки» максатчан капитал Фонды оештыра. Конкурска эшләр 2023 елның 1 апреленнән башлап 2023 елның 25 июленә кадәр кабул ителде.
Конкурсны оештыручылар традицион рәвештә Мәскәүгә йомгаклау форумына чакырыла торган финалистларның исемнәрен билгеләгәннәр. 160 финалист арасында «ЯҢА ЧИШМӘ ХӘБӘРЛӘРЕ» газетаның бүлек мөхәррире Лариса ФЕДОРОВА да бар.
Форумда һәр номинация буенча лауреатлар билгеләнәчәк. Шулай ук илебезнең төрле төбәкләреннән килгән хезмәттәшләр үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашачак, массакүләм мәгълүмат чаралары өлкәсендәге иң мөһим вакыйгалар турында фикер алышачак.
Конкурс финалы 2023 елның 26-29 октябрендә узачак.
«Гаилә һәм Россиянең киләчәге — 2023» конкурсы Андрей Первозванный Фонды тарафыннан 2014 елдан бирле үткәрелә. Шул исәптән, анда инде 46 500дән артык эш җибәреп, 2800дән артык журналист катнашкан.
Исегезгә төшерәбез, узган елны әлеге журналистлар конкурсының финалына «ЯҢА ЧИШМӘ ХӘБӘРЛӘРЕ» газетасы хәбәрчесе ОЛЬГА ИВАНОВА чыккан иде.
Россия Журналистлар берлеге, М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты җитәкчеләре бәяләвенчә, «Гаилә һәм Россиянең киләчәге — 2023» конкурсын оештыру комитетына кергән материаллар саны буенча ул — Россиянең иң эре журналистлык конкурсларының берсе булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев