Реклама
Район яңалыклары
«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе почта хезмәтенең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләде
2023 елның 2 яртыеллыгына язылу кампаниясе нәтиҗәләре буенча «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе районның иң яхшы почта хезмәткәрләрен бүләкләде.
2023 елның 2 яртыеллыгына район газетасына 1600 кеше язылган һәм моңа районның почта хезмәткәрләре дә зур өлеш керткәннәр.
Чистай районара почтамты Яңа Чишмә почта бүлекчәсендә 40 елдан артык намус белән хезмәт куючы хат ташучы Ирина Кокинаны иң яхшылар исемлегенә керткән.
Шул ук исемлектә Екатерина Бистәсе почта бүлекчәсенең хат ташучысы Светлана Грязнова
һәм Шахмай почта бүлекчәсе начальнигы Энже Булатова да бар.
Газетаның баш мөхәррире Азат Мусин почта хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек һәм алдагы язылу кампанияләрендә дә уңышлар теләп, бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев