«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе призлар уйнатты
Бүген, 26 гыйнварда, редакциядә 2024 елның I яртыеллыгына газетага язылучылар арасында призлар уйнатылды.
Уенда 218 абунәче катнашты, призларга шуларның 20се ия булды. Тагын 10 язылучы кызыксындыру призлары - редакциядән китаплар отты.
Төп бүләккә - электр иттарткычка район үзәгеннән Людмила Чулкова ия булды.
Барлык бәхетле бүләк ияләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм аларны алу өчен безнең редакциягә килүләрен көтәбез.
Приз отучыларның тулы исемлеге 2024 елның 2 февралендә безнең газетада басылып чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев