«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасына язылучылар арасында призларга кемнәр ия булган
26 июльдә «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясендә 2024 елның 2 яртыеллыгына язылучылар арасында призлар уйнатылды.
19 июльгә кадәр редакция призлар уйнатуда катнашу өчен газетабызга язылу турында квитанцияләр кабул итте. 156 кеше үз квитанцияләрен җибәргән.
Редакция хезмәткәрләре һәм Яңа Чишмә почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы Энҗе Зыятдинова составындагы комиссия газетаның ВКонтакте социаль челтәрендә турыдан-туры эфирда үткәрде (аны безнең Ютуб-каналда да карарга мөмкин).
Иганәчеләребез Ринат Мухитов, Рамил Нуртдинов, Любовь Гулькова, Рафис Хәбибуллин, Фәнил Саматов, Нияз Галәветдинов, Александр Карпов, Роза Хәйруллина һәм Сергей Ребров акчаларына сатып алынган 20 приз уйнатылды. Без аларга редакциягә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле, эшмәкәрләргә нык сәламәтлек һәм бизнеста уңышлар телибез.
Төп бүләкне - безнең даими иганәчебез Ринат Мухитовтан мультиварканы -Яңа Чишмәнең «Золотой ключик» балалар бакчасы тәрбиячесе Снежана Маланчева отты.
- Приз отуыма бик шатландым, сезгә һәм иганәчеләрегезгә рәхмәт, - ди Снежана. - Район газетасына даими язылабыз, балаларны тәрбияләү, Яңа Чишмә районы кешеләре, үткәрелә торган чаралар темасына булган барлык материалларны кызыксынып укыйбыз.
Түбәндә без призлар откан бәхетле кешеләрнең исемнәрен бастырабыз һәм аларны безнең редакциягә эш көннәрендә сәгать 8дән кичке 5кә кадәр килеп алуларын сорыйбыз (үзең белән паспорт яки шәхесне раслаучы башка документ булу шарт).
1. Кәбирова Д. Н. (Яңа Чишмә) - шикәр савыты
2. Милютина З. Р. (Екатерина Бистәсе) - кечкенә чәйнек
3. Гурьева Н.Н. (Яңа Чишмә) - лейка
4. Отавина Е. В. (Яңа Чишмә) - термокружка
5. Киселева Н. А. (Яңа Иванаево) - удлинитель
6. Шарапова Г. И. (Яңа Чишмә) - кечкенә чәйнек
7. Җәләлетдинова Н. С. (Яңа Чишмә) - сувенирлар җыелмасы
8. Гурьянова М. А. (Рус Чабаксары) - түгәрәк тәлинкә
9. Шәйхетдинова Н. Р. (Яңа Чишмә) - лейка
10. Талаева Г. А. (Яңа Чишмә) - будильник
11. Ермолаева Н. Н. (Благодаровка) - салат савыты
12. Хәйретдинова А. А. (Яңа Чишмә) - салат савыты
13. Косова И. Н. (Яңа Чишмә) - опрыскиватель
14. Строгонова Ю. И. (Яңа Чишмә) - сөлгеләр җыелмасы
15. Зарипов Б. З. (Яңа Чишмә) - стена сәгате
16. Нургатина Г. Р. (Яңа Чишмә) - стена сәгате
17. Кургинян А. А. (Яңа Чишмә) - сөлгеләр җыелмасы
18. Шолгина М. В. (Яңа Чишмә) - лейка
19. Николаева Н. И. – Яңа Чишмә) - барбекюшница
20. Маланчева С. А. (Яңа Чишмә) - мультиварка (төп приз)
Без абунәчеләребезне җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укучыларыбыз булып калуларын телибез.
Мондый приздар уйнатуны без алдагы язылу кампанияләрендә дә уздырырга планлаштырабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев