Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Яңа Чишмә хәбәрләре«нә языл һәм кухня комбайны от

«Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасы редакциясе традицион призлар уйнатуны гамәлдәге язылу кампаниясендә дә үткәрәчәк.

Барлыгы 20 приз уйнатылачак, төп приз даими иганәчебез — эшмәкәр Ринат Мухитовтан кухня комбайны. Бүләкләр арасында шулай ук сәгатьләр, савыт-саба җыелмалары, хуҗалык товарлары һ.б. булачак.

Призлар уйнатуда катнашу өчен, 2024 елның 6 аена «Яңа Чишмә хәбәрләре» («Шешминская новь») газетасына язылырга кирәк (почта аша яки редакциябездә). Язылу абонементларының күчермәләрен «Акция» тамгасы белән редакциягә түбәндәге адрес буенча җибәрергә (Яңа Чишмә авылы, Ленин урамы, 102 нче йорт), яки безнең электрон почтага түбәндәге адреслар буенча юлларга кирәк: sheshminskaja-nov@tatmedia. com; sheshminskaja-nov. dir@tatmedia. com; sheshminskaja-nov. buh@tatmedia. com. 

Барлык хатлар 2024 елның 22 гыйнварына кадәр кабул ителәчәк. Призлар уйнату 2024 елның 26 гыйнварына (җомга көнне) сәгать унга планлаштырылган (ВК соцчелтәрендә туры эфир булачак).
Акциядә район газетасына 2023 елның 1 сентябреннән 25 декабренә кадәр язылган кешеләр катнаша алачак.

Безнең белән калыгыз!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев