Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

«Яңа Чишмә хәбәрләре»нә язылу - альтернатива бар

Районның «Шешминская новь» («Яңа Чишмә хәбәрләре») газетасына язылу дәвам итә.

10 майга  район газетасына 800дән артык кеше язылган, бу җиткерелгән заданиенең 50%ын тәшкил итә.

Инде менә 3 ел дәвамында без түбән бәяләрдән альтернатив язылу үткәрәбез. Ярты елга  550 сумнан редакциягә язылып, абунәчеләр җомга көннәрендә газетаның яңа санын ала алачак.
Альтернатив язылуны шулай ук предприятиеләр, учреждениеләр һәм оешмалар рәсмиләштерә ала, моны РҮХ, ҮКС, электр челтәрләре, райгаз, район үзәгенең кайбер мәктәпләре һәм балалар бакчалары шулай эшли. 10 һәм аннан да күбрәк кеше язылганда, без җомга көннәрендә яңа газеталарны оешмаларга үзебез илтәбез.
Шалтыратыгыз, редакциягә килегез һәм альтернатив язылуны рәсмиләштерегез, хөрмәтле укучылар! Сезгә уңайлы булсын өчен, үзебез дә килә алабыз.
Белешмәләр өчен телефон: 2-21-46, 2-23-46.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев