Яңа Чишмә хәрби кардәшлегеннән сугышчылар өчен УАЗ машинасы
Безнең волонтерлар гуманитар ярдәм белән СВО зонасына чираттагы сәфәрдән кайтканнар.
Яңа Чишмә районы хәрби кардәшлегенә кергән ир-атлар үз акчаларына бортлы, өсте капланган УАЗ машинасы сатып алганнар һәм безнең волонтерлар аны СВО зонасындагы медицина батальонына тапшырганнар.
Ике машинада егетләргә җылы киемнәр, азык-төлекләр, термо-эчке киемнәр, майлау материаллары һәм башка бик күп нәрсәләр алып барганнар.
Волонтерлар Алмаз Вафин, Николай Финагентов, Азат Сөниев һәм Артур Иляшкин СВО зонасында өч җирдә булганнар, безнең хәрбиләр белән очрашканнар һәм алып барган әйберләрен тапшырганнар.
Якташларыбыз мондый ярдәм өчен чын күңелдән рәхмәт белдергәннәр, туганнарына һәм якыннарына сәлам җиткергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев