Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә хәрбиләре өйләренә кунакка кайтканнар

Берничә ай СВО зонасында (махсус хәрби операциядә) булганнан соң, Яңа Чишмә хәрбиләре туганнары янына кунакка кайтканнар.

Билгеле булганча, Россия Президенты Владимир Путин СВО зонасындагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярты елга бер тапкырдан да сирәгрәк булмаган ике атналык ял билгеләргә кушкан иде.

Берничә ай СВО зонасында булганнан соң, якташларыбыз туганнары һәм якыннары янына ялга кайтканнар.

Андрей һәм Алексей белән без редакциядә очраштык. СВО зонасында үткән берничә ай эчендә егетләр өлкәнәеп киткәннәр, безнең җиңүгә аларның ышанычы әллә каян сизелеп тора.

- Без сентябрь ахырында киттек, Казанда бер айлык хәрби өйрәнүләр узганнан соң СВО зонасына килеп эләктек, - диләр Андрей һәм Алексей. - Башта җиңел булмады, әлбәттә, әмма соңыннан барысы да җайга салынды.

- СВО зонасындагы шартлар ничегрәк?

- Шартлар начар түгел, блиндажларда һәм окопларда торабыз. Ризык даими рәвештә термоста кайнар килеш китерелә. Мөмкин булганда, үзебез әзерләргә дә тырышабыз.

- Сезнең янда тагын якташларыбыз бармы?

- Безнең элемтә взводында Яңа Чишмә районыннан без дүртәү. Калган егетләр дә Татарстанныкылар - бездә ныклы сугышчан кардәшлек барлыкка килде. Командирларыбыз да бик әйбәт, алар һәрвакыт безнең белән.

- Районның волонтер-эшмәкәрләре берничә тапкыр СВО зонасына бардылар. Алар сездә дә булдылармы?

- Әйе, берничә тапкыр. Барлык яңачишмәлеләргә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Бездә Александр Карпов, Алексей Трондин, Азат Сөниев, Евгений Козловлар булды. Алар барлык кирәкле әйберләрне - шәхси гигиена әйберләреннән алып, туганнарыбыздан исемле посылкаларга һәм хатларга кадәр алып килделәр. Ярдәмегез өчен барыгызга да тагын бер кат рәхмәт.

- Андрей, сез мобилизациягә кадәр бадминтон буенча тренер идегез бит, үзегездә шөгыльләнүчеләрне сагынасызмы?

- Әлбәттә, сагынам. Кичә «Олимп»та булдым, барысы белән дә аралаштым, очрашуга бөтенебез дә бик шат идек.

Бу ике атна эчендә егетләр ял итәчәк, туганнары һәм якыннары янына барачак, ә 12 апрельдә алар хезмәт итү урынына китәчәк.

Сүз уңаеннан, Андрей да, Алексей да 10 апрельдә туган көннәрен билгеләп үтәчәкләр, аларның икесенә дә 26шар яшь тулачак. Җиңгәннән соң егетләр үзләренең эшче коллективларына кайтырга вәгъдә иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев