Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә хәрбиләренең гаиләләре «Щелкунчик» симфоник боз балетын караганнар

Гаиләләр ТР Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты штабыннан чакыру алганнар. Казанга бару өчен транспортны район бүлеп биргән.

Спектакль симфоник оркестр уйнавы белән бозда масштаблы заманча шоу форматында узган. 

Оркестр башкаруындагы Петр Ильич Чайковскийның уникаль һәм тылсымлы музыкасы балалар һәм өлкәннәргә әкият дөньясына ишекләрне ачкан.
Боз балетында төп рольләрне боз шоулары солистлары, фигуралы шуу буенча спорт мастерлары башкарган.

Моннан тыш, сәфәргә чакырылган балалар районнан татлы бүләкләр алганнар.

Бу хакта редакциягә Яңа Чишмә районында ТР КСВО вәкиле Рузанна Храмова хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев