Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмә ЗАГСында «Ачык ишекләр көне»

«Гаилә белеме» дәресе кысаларында үткәрелгән экскурсиягә сигезенче сыйныф укучылары килгән.

18 декабрьдә Яңа Чишмә ЗАГСына район үзәгендәге урта мәктәпнең 8 сыйныф укучылары килгән. Сыйныф җитәкчесе Светлана Данилова белән бергә алар әлеге учреждение заллары буйлап йөргәннәр. 

ЗАГС секторы мөдире Алия Мирьякупова үткәргән экскурсия вакытында укучылар ЗАГС хезмәткәрләренең көндәлек эшчәнлекләре белән танышканнар, дәүләт органында нинди хезмәтләр алу мөмкинлеге турында белгәннәр.

Балалар тантаналар залын күргәннәр, ЗАГС органнарының барлыкка килү тарихын тыңлаганнар, акт язмаларының кайда һәм ничек саклануын күргәннәр.

Мәктәп укучылары игътибарына ЗАГС секторында үткәрелгән тантаналы чараларның (гаилә юбилярларын хөрмәтләү, гаиләнең абруен һәм җәмгыятьтә яхшы ата-ана булуның әһәмиятен арттыруга юнәлдерелгән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне һ.б.) фотолары тәкъдим ителгән.

«Гаилә белеме» дәресе кысаларында укучылар белән «Минем өчен иң кадерлесе — гаилә» дигән темага кызыклы викторина — конкурслар үткәрелгән. Чарада актив катнашулары өчен барлык укучылар да бүләкләр алганнар.

Яңа Чишмә ЗАГСында «Ачык ишекләр көне»

Яңа Чишмә ЗАГСында «Ачык ишекләр көне»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев