Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгына багышланган митинг узды (фото һәм видео)

Әфган сугышчысы һәйкәле янына безнең якташларыбыз — хәрби локаль конфликтларда катнашучылар, мәктәп укучылары — яшьармиячеләр, учреждениеләр һәм оешма хезмәткәрләре җыелды.

2024 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулды. Әлеге сугыш юлы аша 600 меңгә якын совет солдаты үтте, 15 меңнән артык кеше һәлак булды. Яңа Чишмә районыннан 88 якташыбыз хезмәт итәргә китте, бишесенә исән-сау кайту насыйп булмады. Инде менә тыныч вакытта 22 кеше бакыйлыкка күчте. Район башлыгы Вячеслав Козлов үз чыгышында локаль сугышларда катнашкан ветераннарның батырлыгын билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, аларның традицияләрен һәм батырлыкларын Яңа Чишмә халкы СВОда дәвам итә, алар да илебез тынычлыгы өчен намус белән көрәшә. 

— Сезнең ул елларда булган сугышчан кардәшлегегезне, дуслыгыгызны саклап калуыгыз барыбызны да сөендерә, — дип мөрәҗәгать итте ул ветераннарга. — Сезнең алда баш иябез һәм безнең арада булмаганнарның якты истәлеге мәңге онытылмас. 

— Хәрби кардәшлек тәкъдиме буенча 35 еллык юбилейга истәлекле юбилей медальләре ясалды,-диде Вячеслав Козлов. — Алар сезгә сугышчан батырлыкларыгыз өчен тагын бер истәлек булсын. 

Әфган сугышчылары һәм башка локаль конфликтлар иҗтимагый оешмасы рәисе, Әфганстандагы сугыш ветераны Виктор Калмыков билгеләп үткәнчә, күп кенә сугышчы — интернационалчылар һәм кайнар нокталарда булган ветераннар һаман да сафта. Алар район яшьләрен хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш кертәләр, якташларына махсус операцияләрдә акчалата да, гуманитар йөкләр белән дә ярдәм итәләр. 

Аннары ТР Ветераннар иҗтимагый оешмасының район бүлеге рәисе Александр Скоков чыгыш ясады. 

Вячеслав Козлов һәр ветеранга Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 35 еллыгы хөрмәтенә юбилей медальләре тапшырды.

Бер минутлык тынлыктан соң митингта катнашучылар һәйкәлгә канәфер чәчәкләре салдылар һәм фотога төштеләр. 

Митингтан соң ветераннарны туган якны өйрәнү музеена яңа патриотик экспозицияне карарга, ә аннары кафеда бәйрәм уңаеннан әзерләнгән төшке ашка чакырдылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев