Яңа Чишмәдә «Автобабай - 2022» конкурсы узган
2022 елның 9 сентябрендә Яңа Чишмәдә автомобильчеләр арасында «Автобабай - 2022» республика конкурсының район этабы үткән.
Конкурс Яңа Чишмә районы ЮХИДИ бүлеге, Нурлат шәһәре «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чирмешән районы бүлеге тарафыннан оештырылган һәм Өлкәннәр көненә багышланган.
Конкурста биш машина йөртүче катнашкан. Ул ике этапта узган:
1. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм нигезләре буенча белемнәрне тикшерү;
2. Автомобильне фигуралы йөртү.
Конкурс нәтиҗәләре буенча призерларга кубоклар, Дипломнар һәм призлар тапшырылган. Калган катнашучылар да кызыксындыру призлары белән бүләкләнгән.
ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең Чирмешән бүлекчәсе начальнигы Алина Филиппова һәм ЮХИДИ инспекторы Айрат Сатдаров составындагы комиссия җиңүчеләрне билгеләгән.
Беренче урында - Тәлгать Вәлиев, икенче урында - Азат Мусин, өченче урында - Егор Котов.
Бүләкләр Гомәр Нуриев һәм Фәрхәт Залаковка да тапшырылган.
Тәлгать Вәлиев конкурсның Чистай шәһәрендә узачак зона этабында безнең район данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев