Яңа Чишмәдә «Автобабай - 2024» конкурсы узган
23 сентябрьдә Яңа Чишмәдә автомобильчеләр арасында «Автобабай - 2024» республика конкурсының район этабы узган.
Конкурс «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның Чирмешән бүлекчәсе тарафыннан Яңа Чишмә районы ЮХИДИ идарәсе белән берлектә оештырылган һәм өлкәннәр көненә багышланган.
- Конкурсның төп максаты - өлкәннәрдә юл хәрәкәте культурасы дәрәҗәсен үстерү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә этәрү, - дип билгеләп үткән конкурс башланыр алдыннан район ЮХИДИ бүлегенең ЮХКен пропагандалау буенча инспекторы Алексей Кадымов.
Конкурста 5 машина йөртүче катнашкан. Ул ике этапта узган:
- юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүне тикшерү;
- автомобильне фигуралы йөртү.
Ике этап нәтиҗәләре буенча Яңа Чишмәдә яшәүче Егор Котов беренче урынга лаек булган. Ул 3 октябрьдә Казанда узачак конкурсның республика этабында районыбыз данын яклап чыгыш ясаячак.
ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары Раил Шәфигуллин һәм «ЮХИ» ДБУның Чирмешән бүлекчәсе начальнигы Гөлия Кәбирова конкурста катнашучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев