Яңа Чишмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Районның авыл җирлекләре, район үзәгендәге белем бирү учреждениеләре, шулай ук ШЯХ һәм КФХ башлыклары ярминкәгә үз продукцияләрен алып килгәннәр.
24 сентябрьдә ярминкә мәйданында йөреп, авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алыр өчен көне дә әйбәт булды. Халык беренче чиратта дуңгыз, сыер һәм тавык итен сатып алды. Сөт продукциясе дә әйбәт сатылды: җирле сөт заводыннан атланмайны, Акъяр авылында яшәүче Әхмәтвәлиевлар хуҗалыгыннан эремчек, каймак, кефир һәм башкаларны бик теләп алдылар.
Ярминкәдә шулай ук «Вәлиев Ф.Р.» КФХдан арпа, мәктәп яны участокларында үстерелгән карбыз һәм кабаклар сатылды, ә гимназия хезмәткәрләре кунакларны коймаклар һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.
Ярминкә бәяләре, сатылган продукциянең сыйфаты һәм узган ярминкә турындагы яңачишмәлеләрнең фикерләре турында «ЯЧХ»ның киләсе санында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев