Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә элеккеге һөнәри училище бинасын реконструкцияләү бара

Яңа Чишмәдә элеккеге һөнәри училище бинасында төзекләндерү эшләре башланган, элегрәк аны төзекләндереп, анда Яшьләр үзәге ачарга тәкъдим ителгән иде.

Исегезгә төшерәбез, Совет ур., 73 йорт адресы буенча урнашкан төп бинаны (Алексеевск аграр көллиятенең элеккеге филиалы бинасы) реконструкцияләү ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгының «Яшьләр үзәген реконструкцияләү һәм реновацияләү» программасы буенча башланган.

Яшьләр үзәгендә яңачишмәлеләр үзләрен киберспортта сынап карый алачаклар, аларда сыйфатлы видео һәм фотолар төшерү  мөмкинлеге булачак (ролик, интервью, видео - күзәтүләр), шулай ук тавыш яздыру студиясе, бию залы һәм, гомумән, иҗат итү өчен урын булачак.

Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң яшьләр үзәге барлык район яшьләре өчен үз ишекләрен ачачак!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев