Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче ат үрчетүче Корея илчелегендә кабул итүдә булган

57 нче ат заводы директоры Николай Скоков шушы көннәрдә КНДР илчелегендә кабул итүдә булган.

Биш ел элек КНДР вәкилләре Николай Скоковтан өч орлов токымлы ат сатып алып, үз илләренә алып киткән иделәр.

Кореяда ил башлыгы Ким Чен Ын җитәкчелегендә кавалерия полкы оештырылган һәм орлов токымлы атларны да әлеге полкка алганнар. Атлар ил җитәкчелегенә матурлыгы һәм грациозлыгы белән бик ошаган.

Узган ел илчелек вәкилләре безнең районга тагын бер партия атларны сайлап алу өчен килгән иделәр. Ә Николай Скоков Корея җитәкчесенә бер ат бүләк итәргә карар кылган. Алар «Пепельный» исемле бик матур 4 яшьлек тайны сайлаганнар.

Әлеге шәп бүләк Ким Чен Ын күңеленә хуш килгән һәм Николай Скоковны Мәскәүдәге илчелеккә тантаналы кабул итүгә чакырганнар. Илче аңа кыйммәтле бүләге, яхшы мөнәсәбәте өчен шәхсән рәхмәт белдергән, яхшы дус дип атаган һәм Николай Скоковны үз иленә кунакка чакырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев