Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә яшәүче Любовь Маланчева үзе үстергән сарымсакларны СВОга җибәрер өчен тапшыра

Петр һәм Любовь Маланчевлар махсус хәрби операциядә катнашучы безнең сугышчылар өчен әлеге файдалы яшелчәне 10 кг күләмендә тапшыралар.

Алар ел саен үзләренең хуҗалыкларында сарымсак үстерәләр. 

- Без  сарымсакларны сугышчыларыбыз чирләмәсен, көчле һәм сәламәт булсыннар өчен тапшырабыз.

Сарымсакның бик күп файдалы үзлекләре бар: ул иммунитетны ныгыта, салкын тиюгә каршы көрәшергә булыша, йөрәк-кан тамырлары системасын саклый һәм бактерияләрне үтерә, - ди Любовь Алексеевна.

Кадерле якташларыбыз, хәрбиләребез! Чирләмәгез! Тизрәк кайтыгыз!

Без сезне барыгызны да үз улларыбыз кебек көтәбез!

Рәсемдә: ирле-хатынлы Маланчевлар волонтер Александр Карпов белән, ул яңачишмәлеләрдән гуманитар йөкләрне кабул итә һәм СВО зонасына илтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев