Реклама
Район яңалыклары
Яңа Чишмәдә яшәүче хатын-кыз, акча эшләргә ниятләп, 14 мең сум акчасын югалткан
Узган атнада ЭЭБнең кизү тору часте тарафыннан 22 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык
2023 елның 5 сентябрендә иртәнге сәгать 10нан 12гә кадәрге вакыт аралыгында билгесез зат сайтта акча эшләү сылтавы белән гр-ка К. - ның 14,5 мең сум акчасын үзләштергән. Гр-ка К. үз счетыннан акчаны мошенник күрсәткән башка банк счетына күчергән.
Сәламәтлеккә зыян китерү
2023 елның 2 сентябрендә көндезге сәгать икеләр тирәсендә Екатерина авылында яшәүче гр. С. исерек хәлдә килеп чыккан низаг барышында үзе белән бергә яшәүче хатынны таяк белән кыйнаган.
Руль артында исерек
41 машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен адм. җаваплылыкка тартылган, шулар арасында исерек килеш а/м белән идарә иткән Аксубай кешесе дә бар. Аңа 30 мең сумлык штраф билгеләнеп, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев