Яңа Чишмәдә йөк машинасы бензоколонкага бәрелгән
12 декабрьдә кич белән Яңа Чишмәдә юл-транспорт һәлакәте булган.
Лениногорскидан килгән “Скания" йөк машинасы АЗСка кергәндә бензоколонка белән тагылма (прицеп) арасындагы дистанцияне абайламый калган - хәрәкәт иткәндә прицеп бензоколонканы бәрдергән. Зыян күрүчеләр юк, янгын чыкмаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев