Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шофер тоткарланган

Алар 30 мең сумлык штрафка тартылганнар һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгәннәр.

2022 елның 26 июнендә көндезге сәгать икеләр тирәсендә Әдәмсә авылында яшәүче 41 яшьлек гр. Ф. авылның Үзәк урамында ВАЗ-2110 а/м белән исерек килеш идарә иткән.

 Эшне карап тикшерүгә гр. Ф. килмәгән, әмма үз гаебен таныган.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Ф. РФ КоАПның 12.8 ст. 2 өлешендә каралган адм. хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең сумлык штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

- Карар 2022 елның 27 сентябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

***

2022 елның 25 июлендә кичке сәгать уннар тирәсендә Алексеевск районының Куркуль авылында яшәүче 61 яшьлек гр. Е. Яңа Чишмә районы территориясе аша үтүче Казан - Оренбург автомобиль юлы участогында ВАЗ-21074 а/м белән исерек хәлдә идарә иткән.

Медицина тикшерүе гр. Е.- ның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Е. эшне карап тикшерүгә килмәгән.

Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. Е. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган адм. хокук бозуда гаепле дип табылган, ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа 30 мең сум штраф салынган.

- Карар 2022 елның 21 сентябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев