Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шоферны хөкем иткәннәр
Алар 30шар мең сум штрафка тартылган һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
2022 елның 7 декабрендә 16 сәгать 40 минут тирәсендә Лаеш районының Сокуры авылында яшәүче 45 яшьлек гр. С. «Казан - Оренбург» автомобиль юлының 171 чакрымында исерек хәлдә ГАЗ - 2752 а/м белән идарә иткән.
Гр. С. алкотестерда медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
Гр. С. эшне карап тикшерүгә килгән, гаебен тулысынча таныган.
Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. П. РФ КоАПның 12.26 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган, 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
- Карар 2023 елның 24 гыйнварында законлы көченә керде, - дип хәбәр итте Яңа Чишмә районы ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Евгений Михайлов
*
2022 елның 31 октябрендә төнге унберләр тирәсендә Яңа Чишмә районы Ленино авылында яшәүче 64 яшьлек гр. П. Ленино авылының Күл аръягы урамында Тойота Королла а/м руле артында исерек хәлдә булган.
Алкотестерда тикшерү гр. П.-ның исерек булуын күрсәткән.
Гр. П. эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшне аның катнашыннан башка карауны сораган, гаепне тулысынча тануын аңлаткан.
Яңа Чишмә җәмәгать суды карары белән гр. П. РФ КоАПның 12.28 ст. 1 өлешендә каралган административ хокук бозуда гаепле дип табылган, аңа 30 мең сум күләмендә штраф салынган һәм ул 1 ел да 6 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.
- Карар законлы көченә 2022 елның 24 гыйнварында керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы Евгений Михайлов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев