Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район яңалыклары

Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шоферны хөкем иткәннәр

Аларга 30шар мең сум штраф салынган һәм алар 1 ел да 6 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.

2023 елның 4 августында иртәнге сәгать тугызлар тирәсендә Әлмәт районы Ямаш авылында яшәүче 23 яшьлек гр. Непогодин И.Г. Яңа Чишмә районы Ленино авылының Үзәк урамында исерек хәлдә Лада - Приора а/м руле артында булган.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Непогодин И.Г. эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карау үтенече белән судка гариза язган, үз гаебен тулысынча таныган.

Яңа Чишмә мировой суд карары белән гр. Непогодин И.Г. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип танылган. Ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм аңа 30 мең сум штраф билгеләнгән.

- Карар 2023 елның 10 ноябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.

2023 елның 17 августында 21 сәгать 50 минутлар тирәсендә Яңа Чишмә районы Яңа Иванаево авылында яшәүче 58 яшьлек гр. Шатков С.В. Яңа Чишмә авылының Чернышевский урамындагы 22 нче йорт янында LADA VESTA CROSS автомобиле руле артында исерек хәлдә булган.

Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.

Гр. Шатков С.В. эшне карап тикшерүгә килмәгән, эшне аның катнашыннан башка гына карау үтенече белән судка гариза язган, үз гаебен тулысынча таныган.

Яңа Чишмә мировой суд карары белән гр Шатков С.В. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 өлешендә каралган хокук бозуда гаепле дип танылган. Ул ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән һәм  аңа 30 мең сум штраф билгеләнгән. 

- Карар 2023 елның 11 ноябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы вазыйфаларын башкаручы Раил Шәфигуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев