Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен ике шоферны хөкем иткәннәр
Берсен 10 тәүлеккә кулга алганнар, икенчесенә штраф билгеләп, машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.
2024 елның 16 июнендә 00 сәгать 15 минутлар тирәсендә Казанда яшәүче 33 яшьлек гр. Э. Р. Вәлиев Яңа Чишмә авылының Ленин урамындагы 19 нчы йорт янында Иж 27175-40 а/м руле артында транспорт чаралары белән идарә итү хокукына ия булмаган килеш исерек хәлдә булган.
Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Э. Р. Вәлиев адм. хокук бозуда гаепле дип танылган (РФ КоАПның 12.8 ст. 3 ч.). Аңа 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләнгән.
-Карар 2024 елның 17 июнендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.
2024 елның 12 апрелендә Түбән Кама районы Олы Афанас авылында яшәүче гр. Т.Б. Абдуллоев SCANIA G400LA4X2HNA а/м руле артында Яңа Чишмә районы территориясеннән үтә торган Казан-Оренбург автомобиль юлының 176 км-да исерек хәлдә булган.
Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Т.Б. Абдуллоев адм. хокук бозуда гаепле дип танылган (РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч.). Аңа ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум штраф билгеләнгән.
-Карар 2024 елның 3 июнендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте район ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев