Яңа Чишмәдә исерек килеш транспорт белән идарә иткән өчен машина йөртүчене хөкем иткәннәр
Аңа 30 мең сум күләмендә административ штраф һәм ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнгән.
2024 елның 10 июлендә 22 сәгать 20 минутлар тирәсендә Чистай районының Татар Талкышы авылында яшәүче 56 яшьлек Сафиуллин Н.Г. Яңа Чишмә авылының Октябрь урамындагы 102 нче йорт янында ВАЗ 2114 а/м руле артында исерек хәлдә булган.
Алкотестерда тикшерү аның исерек булуын күрсәткән.
Гр. Сафиуллин Н. Г. эшне карап тикшерүгә килмәгән, үз гаризасында эшне аның катнашыннан башка гына карауны сораган, гаебен тулысынча тануы һәм үкенүе турында әйткән.
Яңа Чишмә мировой суды карары белән гр. Сафиуллин Н. Г. РФ КоАПның 12.8 ст. 1 ч. каралган адм. хокук бозуда гаепле дип танылган. Аңа ел ярымга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30000 сум күләмендә адм. штраф билгеләнгән.
Карар 2024 елның 4 октябрендә законлы көченә керде, - дип хәбәр итте ЮХИДИ идарәсе начальнигы А.С. Мокеев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев